7 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Татар кызы-2026» бәйгесендә җиңүче кызга машина тапшырылачак
Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесе финалистларының әти-әниләре һәм туганнары Төркмәнбашы шәһәренә килгән.
-
Яңалыклар
Ясалма фәһем кулланып җинаять кылу очраклары арткан
Интернет технологияләреннән файдаланып җинаять кылучылар кешенең тавышын, кыяфәтен һәм үз-үзен тотышын охшатып ясау өчен ясалма фәһемнән ешрак файдалана башлаган.
-
Җәмгыять
Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел тулды: «Ахматова түгел мин, бүтән...»
Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән, татар хатын-кызлары шигъриятенә беренчеләрдән булып профессиональ юнәлеш биргән шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел. Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган каләм иясен язмыш Татарстанның Әлмәт шәһәренә алып килә.
-
Яңалыклар
Дәүләт хезмәтләре порталында чикләүләрне алу өчен «яшел төймә» пәйда булачак
Быел Дәүләт хезмәтләре порталында мошенниклардан саклануга бәйле чикләүләрне алу өчен “яшел төймә” пәйда булачак.
-
Җәмгыять
Олыгайгач яңа һөнәр үзләштерүчеләр: «Пенсиягә чыккач яши генә башладык»
Эшләсәң, картлык та сизелми! Казандагы шәхси оешмада хезмәт куючы Гөлнәзирә Кәбировага 71 яшь. Сигезенче дистәсен вакласа да, әле эшләүдән туктарга исәбе юк. «Яшьләр янында яшьләрчә йөрим», – ди ул. Гөлнәзирә апа кебекләр аз түгел. Пенсиясе ишек шакыганда яңа һөнәр үзләштерүчеләрне исәпләсәк, быелның тугыз аенда гына да 50 яшьтән өлкәнрәк 800 кеше эшкә урнашкан.
-
Язмыш
100 яшен тутыручы Гөлсем Хәсәнҗанова: «Намаз, дога, ураза яшәтте»
Казанда гомер итүче Гөлсем Хәсәнҗанова тиздән бер гасырлык гомер бәйрәмен каршылый. Тормышның ачысын-төчесен күргән әбекәйне сугыш афәтләре дә урап узмый, билгеле. Кечкенәдән окоп казыган Гөлсемгә гомере буе авыр эшләрдә бил бөгәргә туры килә. Пенсиягә чыкканчы заводта эшли. Шөкер, авырлыклар сындырмый – ул бүген дә үз аягында, акылында, кызы тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.
-
МӨҺИМ
Кытайныкын алыргамы, әллә читтән кайтартыргамы: Россиядә машина бәясе 14 процентка арткан
Кытайдан кайтарылганымы, үзебездә җитештерелгәнеме, әллә башка урау юллар узган чит ил автомобилеме? Кесәдәге акчаны барладык, кредит процентларын тикшердек, хәзер күңелгә хуш килгән тимер атны сайлыйсы гына кала. Иң мөһиме – эшне озакка сузмау. Бәяләр айлап түгел, көнләп үскәндә, автомобиль базары да искәрмә түгел. Бер ел эчендә генә дә Россиядә машина бәясе 14 процентка арткан.
-
Яңалыклар
Россиядә соңгы ун ел эчендәге иң озын көзге каникул көтелә
2026-27 уку елында Россия укучыларының көзге каникулы 10 ел эчендәге иң озыны булачак һәм ике ял һәм бәйрәм көне белән бергә 12 көн тәшкил итәчәк, дип яза РИА Новости.
-
МӨҺИМ
Эше барның ашы бар: россиялеләр арасында үз-үзен тәэмин итеп яшәүчеләргә карата хөрмәт арткан
Эштән бәхет булды: соңгы дүрт елда илдә рәсми рәвештә эшләүчеләр саны 1,3 миллион кешегә арткан. Хезмәт кешесенә карата мөнәсәбәт тә үзгәргән. Халык арасында үткәрелгән соңгы сораштыруларның берсеннән күренгәнчә, россиялеләр арасында үз-үзен тәэмин итеп яшәүчеләргә карата хөрмәт арткан. Җиңне ныграк сызганабызмы?
-
Яңалыклар
Владимир Путинга – 74: дәүләт башлыгының туган көнен ничек үткәрүе билгеле булды
Бүген – 7 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путинга 74 яшь тула. Дәүләт башлыгы туган көнен, гадәттәгечә, якыннары һәм туганнары янәшәсендә уздырачак.
-
Яңалыклар
Нибары 10 көн! «Ватаным Татарстан»га ташламалы бәядән язылу башланды
6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр «Ватаным Татарстан»га ташламалы бәядән язылып була.
-
Яңалыклар
Кощаково янындагы җимерелгән юл кичүе урынына светофор куелачак
Питрәч районының Кощаково бистәсе янындагы җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе урынында светофор урнаштыралар.
-
Яңалыклар
Казандагы «Динамо» стадионы капиталь төзекләндереләчәк
Казанда «Динамо» стадионына капиталь ремонт ясау проект документациясе дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алган. Бу хакта капиталь төзелеш объектларының проект документациясе экспертизасы бәяләмәләренең Бердәм дәүләт реестры мәгълүматларында хәбәр ителә.
-
Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов: «Без үз эшебездә һәр халыкның гореф-гадәтләренә таянырга тырышабыз»
Татарстанның ЗАГС хезмәткәрләре һәр гаилә тарихын теркәп бара һәм буыннар истәлеген саклый. Ел саен республикада 123 мең гражданлык хәле акты рәсмиләштерелә, 535 мең юридик әһәмияткә ия эш башкарыла. ЗАГС органнары җитәкчеләренең Казанда уза торган бөтенроссия киңәшмәсе барышында кунакларны сәламләп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Татарстанда җир өсте кичүе җимерелгән юлда хәрәкәт торгызылды
Җир өсте җәяүлеләр кичүе җимерелгән Казан – Шәмәрдән трассасында хәрәкәт торгызылды. Бу хакта Татарстанның Питрәч районы хакимияте Макстагы каналында хәбәр итә.